Террорчылыкка каршы илкүләм комитет (НАК) җитәкчесе, ФСБ директоры Александр Бортников әйтүенчә, социаль челтәрләр һәм мессенджерларда Россиядә тыелган «Колумбайн» террорчылык хәрәкәтенә бәйле төркемнәр эшчәнлеге көчәйгән. Алар кеше үтерергә өнди, үсмерләрне кораллы һөҗүм ясарга котырта.
ФСБ директоры яшьләрне транспорт һәм ягулык-энергетика инфраструктурасы объектларына, шулай ук дәүләт хакимияте органнарына һөҗүм итүгә тарту очраклары артуын да билгеләп үтте. Аларны куркыныч төркемнәрдән саклау өчен, иҗтимагый оешмалар белән эшлиләр. Төп бурыч – яшьләрне коткыга бирешмәскә өйрәтү.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез