Ел башыннан онкологик патологиягә 1181 шик ачыкланган, шуларның 289 очрагы яман шешле яңа үсентеләр буларак расланган. Барлыгы 74,2 мең авыру очрагы теркәлгән, шул исәптән 13,7 меңе – беренче тапкыр.
Иң киң таралган авырулар: йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары (38,5%), эндокрин авырулар (21,6%), ашкайнату системасы авырулары (12,8%), сидек-җенес системасы авырулары (8,2%).
Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы сүзләренчә, иң актив тикшерелүчеләр – 60 яшьтән өлкән казанлылар 78,8%, шулай ук 21–36 яшьтәгеләр 82% колачлый.
Казан мэры Илсур Метшин халыкка диспансеризация турында мәгълүмат бирүне көчәйтергә чакырды. «Сәламәтлек – бездә булган иң кыйммәтле нәрсә. Казанлыларның вакытында хәбәрдар булуын һәм диспансеризация узарга тиешле халыкның мөмкин кадәр күбрәк өлешен колачлау өчен барын да эшләвегезне сорыйм», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез