Газетага язылу

Ел башыннан республика юлларында исерек машина йөртүчеләр гаебе белән өч кеше һәлак булган

Ел башыннан Татарстанда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

2026 ел башыннан республикада кешеләр зыян күргән барлыгы 172 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу аварияләрдә 29 кеше һәлак булган, тагын 238е төрле тән җәрәхәтләре алган.

Җиде юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләр исерек булган. Алар гаебе белән өч кеше үлгән, тагын 10сы төрле тән җәрәхәтләре алган.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган атнада Казан юлларында 43 исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар. Бу чорда республика башкаласында 1987 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның 15ендә кешеләр зыян күргән. Казанда бер атна эчендә теркәлгән аварияләрдә16 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре