Ел башыннан республикадан 100 мең тонна ашлык чыккан, ә Россия эчендәге йөк ташулар 1 млн тоннага җиткән. Бу турыда бүген журналистларга “Россельхозцентр” филиалының җитәкчесе Виталий Новичков хәбәр итте.
- Читкә чыгарыла торган продукциянең сыйфатына зур әһәмият бирәбез, һәм аны лаборатория тикшерүләре аша уздырабыз. Ашлык сыйфатына карата һәр ил үз таләпләрен куя , һәм Татарстандагы лабораторияләр һәр партиянең әлеге стандартларга туры килү-килмәвен тикшерә, - диде ул.
Быел беренче тапкыр Кытайга тимер юл транспорты белән җибәрер өчен 10 мең тоннадан артык ашлык (шул исәптән бодай, арпа һәм борчак) продукциясе тикшерелгән. Авырлыкларга карамастан, майлы культураларны Евросоюз илләренә чыгару дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез