Генераль штаб башлыгы Валерий Герасимов “Запад” гаскәрләр төркеменең урнашу урынына сәфәр кылу нәтиҗәләре буенча шулай дип белдергән. “Север” гаскәрләр төркеме Сумы һәм Харьков өлкәләренең чик буе районнарында иминлек полосасын киңәйтү максатыннан хәрби гамәлләр алып бара”, – дип өстәгән ул. Валерий Герасимов билгеләп үткәнчә, “Север” төркеме бер ай эчендә, Семеновка һәм Старицыны кертеп, 4 торак пунктны азат иткән.
“Юг”гаскәрләр төркеме Славянск юнәлешендә алга таба баруларын дәвам итә, төркемнең штурм подразделениеләре Бандарный, Закотный һәм Привольный торак пунктларын контрольгә алган. Констаниновка шәһәрендә Украина формированиеләрен тар-мар итү буенча гамәлләр алып барыла.
Генераль штаб җитәкчесе сөйләп үткәнчә, “Центр” гаскәрләр төркеменең җаваплылык зонасында бик каты сугыш: алар аяусыз төстә Украина кораллы көчләренең Доброполье юнәлешендәге һөҗүмен кире кайтарып килә.
Гришино, Новый Донбасс һәм Белевская торак пунктларында урам сугышлары алып барыла. “Восток” гаскәрләре төркеме Запорожье өлкәсенең көнчыгыш өлешендә алга таба баруларын дәвам итеп, Днепропетровск өлкәсе территориясендә иминлек полосасын булдыра, дигән Герасимов.
Генераль штаб җитәкчесе әйтүенчә, Купянск-Узловой шәһәрендә шәһәр кварталларын дошманнан чистарту буенча хәрби эш алып барыла. Шул ук вакытта Красный Лиман һәм Рубцовск юнәлешләрендә Россия хәрбиләре уңышлы һөҗүм итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез