Газетага язылу

Ел башыннан Татарстан юлларында каршы як полосага чыгу аркасында 71 кеше һәлак булган

Каршы як полосага чыгу – куркыныч маневр, дип искәрттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Ул тыелган урыннарда мондый маневр ясау хәрәкәттә катнашучыларның барысын да үлем куркынычы астына куя.

 

Республиканың Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 9 ай эчендә Татарстанда каршы як полосага чыгу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында 151 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 71 кеше һәлак булган һәм 242 кеше яраланган.

 

Мондый хокук бозу өчен 7 500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, кабат хокук бозу өчен бер елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Әгәр машина йөртүче административ җәзага тартылган һәм хокукларыннан мәхрүм ителгән икән, кабат юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта, аңа 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

«Каршы як хәрәкәт полосадагы бәрелешләрнең еш кына үлем белән тәмамланганын истә тотыгыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез! Тормышны саклагыз!», – диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре