Газетага язылу

Ел башыннан Татарстанның дәүләт бурычы 24 миллиард сумга кимегән

2026 ел башыннан Татарстанның дәүләт бурычы 24 миллиард сумга кимегән һәм 1 августка 74,1 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан финанс министры урынбасары Гела Герасимова әйтте.

“2026 ел башыннан Татарстанның дәүләт бурычы 24 миллиард сумга кимеде һәм 1 августка 74,1 миллиард сум тәшкил итте. Бу – федераль бюджет кредитлары буенча бурычларны исәптән чыгару нәтиҗәсендә башкарылды”, – диде ул.

Гела Герасимова әйтүенчә, Татарстанның дәүләт бурычының төп өлешен федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр тәшкил итә – 66,4 миллиард сум. Тагын 7,7 миллиард сум республиканың дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләргә туры килә. Министр урынбасары сүзләренә караганда, федераль бюджет кредитлары буенча барлыгы 44 миллиард сум бурыч исәптән чыгарылырга тиеш.

“Хәзер бурычның калган өлешен исәптән чыгару буенча эш алып барыла”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре