«Күчмә поликлиникалар» – диагностика җиһазлары һәм лабораториясе булган мобиль комплекслар. Биредә, районнарның ихтыяҗына карап, акушер-гинеколог, кардиолог, УЗИ белгече, офтальмолог һәм башка табиблар хезмәт күрсәтә.
5 мобиль комплекста республиканың әйдәп баручы клиникалары: Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Казанның М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе, Яр Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсе, Әлмәт районы күппрофильле хастаханәсе табиблары эшли.
Бүгенгә «күчмә поликлиникалар» Татарстанның 27 районында булып кайтты. 22 меңнән артык кеше тикшерү узды, шул исәптән диспансеризация дә үткәрелде.
Тикшерелгәннәрнең 13 процентында беренче тапкыр нинди дә булса авырулар ачыкланган.
Һәр өченче пациент өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән.
Пациентларның 3,5 проценты хастаханәгә яткырылган.
Исегезгә төшерәбез, диспансеризация «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез