Газетага язылу

Ел башыннан Татарстанның «күчмә поликлиникалары»нда 22 меңнән артык кеше тикшерелгән

Аларның 13 процентында беренче тапкыр авырулар ачыкланган.

«Күчмә поликлиникалар» – диагностика җиһазлары һәм лабораториясе булган мобиль комплекслар. Биредә, районнарның ихтыяҗына карап, акушер-гинеколог, кардиолог, УЗИ белгече, офтальмолог һәм башка табиблар хезмәт күрсәтә.

5 мобиль комплекста республиканың әйдәп баручы клиникалары: Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Казанның М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе, Яр Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсе, Әлмәт районы күппрофильле хастаханәсе табиблары эшли.

Бүгенгә «күчмә поликлиникалар» Татарстанның 27 районында булып кайтты. 22 меңнән артык кеше тикшерү узды, шул исәптән диспансеризация дә үткәрелде.

Тикшерелгәннәрнең 13 процентында беренче тапкыр нинди дә булса авырулар ачыкланган.

Һәр өченче пациент өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән.

Пациентларның 3,5 проценты хастаханәгә яткырылган.

Исегезгә төшерәбез, диспансеризация «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре