Газетага язылу

Ел буе саклыйлар

Татарстан урманчылары Яңа ел бәйрәменә ике мең чыршы әзерләп куйган. «Сатып алам дигән кешегә барысын да әзерләдек. Чыршысы да, нараты, да ылыслы ботаклар да булачак. Ә рөхсәтсез киселгән чыршы кыйммәткә төшәргә мөмкин», – диде урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистлар белән очрашуда. 15 декабрьдә республикада «Ель» операциясе башлана.

Ел буе саклыйлар
«Татар-информ»

Матбугат очрашуында министр быел башкарылган эшләр турында сөйләде. Равил Кузюров әйтүенчә, быел барлыгы 5 мең 334 гектарда урман утырту эшләре башкарылган.

– 1 мең 600 гектарда «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты ярдәме белән агач утыртылды. Киселгән агачлар белән утыртылганнарны тигезләштерә алдык, – диде министр. – Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә без «Хәтер бакчасы» акциясе кысасында 1 миллион 500 мең данә агач утырттык. Чарага 30 меңнән артык кеше кушылды. Бөтенроссия «Урманны саклыйк» акциясендә 2 миллион 600 мең агач утыртылып, бу эштә 20 меңләп кеше катнашты. Быел урманнардан 800 кубометр каты көнкүреш калдыклары җыелды.

Киләчәк хакында сөйләсәк, республикада орлык запасы да җитәрлек. Быел барлыгы 12 мең килограммнан артык орлык җыйганнар. Әле аның янына ел буена 32 миллион 600 мең кәлшә үстерелгән. Урманчылар Саба орлыкчылык-селекция үзәгендә ябык тамырлы имән дә үстерергә җыена. Яхшы хәбәр дип министр быел Татарстанда урманнарны янгыннан саклый алуны да әйтте. «Быелгы янгын куркынычы сезоны 197 көнгә сузылды. Шушы вакыт эчендә 634 термик ноктага ут кабу очрагы теркәлде. Урманга якын урнашкан җирләрдә коры үләнгә ут кабып, 421 яну очрагы теркәлеп, 10,4 гектар җиргә зыян килде. Бу чорда безнең хезмәткәрләр һавадан да күзәтте, җәяүләп тә йөрде. Соңгы арада халыкның табигатькә мөнәсәбәте сөендерә», – ди Равил Кузюров.

 Мөнәсәбәт димәктән, министр урманнарда корыган агачны нинди очракта җыярга яраганын да искә төшерде. Тамыры бар, аумаган икән, ул агач корыган булып саналмый әле. Шуңа күрә ботаклар белән генә чикләнәсе. Рөхсәтсез һәм тиешлесен кисмәүчегә штраф каралган. Быел урманчылар законсыз рәвештә агач кисүнең 40 очрагын ачыклаган.

 Яңа ел алдыннан урмандагы агачка кызыгучылар да бар. Моны урманчылар да белә. Бәйрәмгә дип узган елгыдан да күбрәк итеп чыршылар әзерләп куйганнар. Әлегә алар питомникларда үсеп утыра. Вакыты җиткәч, кем тели, шуңа сатып бирәчәкләр. «Чыршы кирәк дип, рөхсәтсез кисә күрмәсеннәр. Сатып алам дигән кешегә барысын да әзерләдек. Чыршысы да, нараты, да ылыслы ботаклар да булачак. Рөхсәтсез киселгән чыршы кыйммәткә төшәргә мөмкин», – диде министр.

 Сүз уңаеннан, 15 декабрьдән 31 енә кадәр Татарстанда «Ель» операциясе уза. Рөхсәтсез чыршы кисүче физик затларга – 3–4 мең, вазыйфаи затларга – 20–40, юридик затларга 200–300 мең сум күләмендә штраф салыначак. Чыршы янындагы башка агачларга зыян салынган булса, алар өчен дә җавап бирәсе, ким дигәндә 5 мең сум акча түлисе була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре