Газетага язылу

Эль Менчо үлгәннән соң үч ала

Үткән атнада халыкара сәясәт яңгырашлы вакыйгаларга бай булды.

Планетакүләм финанс турбулентлыгы көчәя. Аның көчәюе хәрби киеренкелекне югарыга таба этә. Кыйммәтле металл бәяләре яңадан болытларга таба үсә. Алтын унциясе 5200 долларга җитте. Биткоин 63 мең долларга түбәнәйде. Спекулянтлар реаль кыйммәткә ия булган активларга күчә.

АКШның Югары суды Трамп керткән тарифларны законсыз дип тапты. Ак Йорт хуҗасының бер еллык финанс сәясәте бер көн эчендә асты-өскә әйләнеп капланды. Югары судта Трамп яклыларның өстенлек итүен искә алганда, «Американы яңадан бөек итәргә» теләгән Президентның эшчәнлеге үз тарафдарларының да гайрәтен чигерүен аңларга була. Трамп нәгърәләр ора. «Теләсә кайсы ил, әгәр ул Югары судның мәгънәсез карары белән «уеннар уйнарга» теләсә, әле генә ризалашкан тарифларга караганда күпкә югарырак һәм тагын да кырысрак тарифлар белән очрашачак», – дип белдерде. Әмма АКШның Таможня һәм чик буе контроле хезмәте 24 февральдән Югары суд законсыз дип тапкан тарифларны алудан туктавын игълан итте.

Эчке сәясәттә нокдаун алган Трампка нокауттан котылу өчен бер генә юл кала: тышкы сәясәттә җиңүләргә ирешү. Израиль–АКШ тандемы Якын Көнчыгышны зур фетнә һәм сугыш мәйданына әйләндерү өчен максатчан эш алып бара. АКШның Израильдәге илчесе Хакаби гаугалы белдерү ясады: Гыйбри дәүләтенең бөтен Якын Көнчыгышны диярлек үзенеке итәргә хакы бар дигән фикер яңгыратты. Аңлашыла инде: төбәктәге гарәп илләре һәм мөселман илләре бу уңайдан ризасызлык белдерде. Израильнең инде ике ел ярымнан артык сугышып уч төбе кадәр Газзәне яулап ала алмавы мөмкинлекләренең теләкләренә караганда күп тапкыр чикләнгәнен күрсәтә. Сиончылар, әлбәттә, АКШны уенга тартып кертергә тели. Иран тирәсендә нәкъ шундый уен бара да инде. Америка төбәктә зур көчләр туплады. Сугыш әнә-менә башланам дип тора. Иранда үткән атнада яңадан студентлар фетнәсе башланды. Дөрес, мәгълүмат кырында сиончылар тараткан фото һәм видеоматериалларда ясалма фәһем эзләре табыла. Коткы тарату өчен һәм фетнә үстерү өчен шул җитә инде.

Вашингтон Мексикада бер җиңүгә иреште. АКШның махсус хезмәтләре ярдәме белән наркокартель лидеры Немесио Осегера Сервантес үтерелде. Аны Эль Менчо кушаматы белән беләләр иде. Мафиозиның үлеме Трамп тарафыннан халыкара әһәмияткә ия җиңү дип бәяләнсә дә, илдә зур болганчыклык башланды. Наркокартельләр хөкүмәткә каршы сугыш игълан итте. Җинаятьчеләрнең калканлы техника һәм артиллерия белән коралланган гаскәрләре булу вазгыятьнең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен күрсәтә.

                                              

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре