"Ел саен көтеп торабыз": Вахит авылында Сабантуйга яулык җыйганнар

Кукмара районының Вахит авылында бүген Сабантуйга яулык җыялар. Аларныкы кешечә түгел. Эштә алдынгы авыл, бәйрәм дә аерылып тора.

- Яулык җыючылар иң элек безнең урамнан китә. Ел саен аларны өстәл корып көтеп торабыз, - ди Минзилә Фәрхетдинова. - Кунак итеп җибәрәбез. Бездә бик күңелле. Авылдашлар яулык җыюны да зур бәйрәмгә әйләндерә белә. Бар матурлыкны күрер өчен Сабантуйга килегез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Гөлгенә Шиһапова сабантуй Вахит авылы

Көн хәбәре