Актив студентларга үз көчләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү өчен оештырылган "Ел студенты" премиясенең республика этабына гаризалар 4 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Бу турыда "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.
Премиянең төп максаты - Татарстанның уку-укыту, фәнни, спорт, иҗади һәм иҗтимагый тормышында аерым казанышлары булган студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. "Ел студенты" исеме өчен Татарстан вузларында белем алучылар көрәшә ала. Быелгы бәйгенең яшь чикләүләре дә үзгәргән: яңа закон нигезендә, "Ел студенты" исеменә 18-35 яшьлекләр ия була ала.
Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева сүзләренчә, әлеге исемгә лаек булучылар - гади җиңүчеләр генә түгел.
- Бүген республика һәм Россия күләмендә танылган күпме шәхесләр үз вакытында "Ел студенты" исеменә лаек булган бит. Бу - гади бәйге генә түгел. "Ел студенты" - ул киләчәктә үзеңне күрсәтү мөмкинлеге, - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез