«Ел студенты» бәйгесендә катнашучылар 19 юнәлештә көч сынашачак

Быел Татарстанда уздырылучы «Ел студенты» бәйгесендә катнашучылар 19 юнәлештә көч сынашачак. Бу хакта премиянең башкарма директоры Алим Отарчиев әйтте.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. «Быел ул рекордлы санда: 19 номинация буенча 435 гариза. Шуларның 368е – Казаннан. Иң күп гаризалар – «Ел интеллекты» номинациясендә. Аңа 67 гариза килде», – диде Алим Отарчиев.

Башкарма директор сүзләренчә, «Ел студенты»ның гран-при лауреаты иясенә дөньяның теләсә кайсы уку йортында белем алу мөмкинлеге бирелә. «Студентларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек биргәне өчен республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Бездәге кебек масштабтагы проектлар белән илнең барлык төбәге дә мактана алмый», – диде ул.

Бәйгенең бүләкләү тантанасы 25 гыйнварда булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре