Газетага язылу

Ел студенты кем булыр?

Ул – бик яхшы студент! 27 гыйнварда «Ел студенты» бәйгесе җиңүчеләренең исемнәре билге булачак. Әлеге чара яшьләргә нинди мөмкинлекләр ача? Җиңүчеләрне ниләр көтә? Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Әлеге бәйге 2005 елдан бирле уздырыла. Быел республиканың төрле вузларында белем алучы студентлардан  барлыгы 574 гариза кергән.  Иң  актив вузларны да билгеләп үттеләр. Әйтик, КФУ дан – 161, Казан дәүләт энергетика университетыннан – 57, Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетыннан (КАИ) 37 гариза тапшырганнар. Әлмәт, Чаллы шәһәре вузлары да калышмый. Иннополис вузы да читтә калмаган. Быел  студентлары беренче тапкыр финалга чыккан.

 – «Ел студенты» бәйгесе – республиканың  яшьләр сәясәтендә төп чараларның берсе. Бәйге җиңүчеләре яшьләр тормышында актив катнаша. Соңгы елда катнашучылар саны 200 гә күбрәк. Быел 20 юнәлештә җиңүчеләрне билгеләп үтәчәкбез. Шуларның  унысы коллектив белән уңышка иреште. Проектларның  республика, шәһәр үсеше өчен ни дәрәҗәдә файдалы булуына игътибар итәбез. Җиңүчеләрне иганәчеләрдән бүләкләр көтә. Гран-при отучы «Алгарыш» программасы буенча үзе теләгән уку йортында стажировка үтә алачак, – диде  Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров.

2024 елда Чаллы студенты  Светлана Вяткина Гран-при откан иде. Ул хезмәтен фән юнәлешләренә багышлаган, шулай ук өстәл уены да тәкъдим иткән.

– Әлеге премия тормышымда  мөһим урынны алып тора. Бәйгегә әзерләгәндә борчылсам,  җиңгәннән соң, бөтенләй башка хисләр кичердем.  Үзем укыган Казан инновацион университетының Чаллы филиалы данын яклыйсым килде. Ярышта җиңгәч, төрле чараларга чакыра башладылар. «Байконур» космодромына кадәр бардым. Ракеталарның галәмгә ничек җибәрелүен үз күзләрем белән күрдем. Тормышым шулай үзгәрер дип көтмәгән идем, – диде Светлана Вяткина.

Татарстанның «Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты  Шамил Якупов  егерме ел эчендә төрле проектларның тормышка ашырылуын искә төшерде. Аларны социаль яктан әһәмиятле дип атады.

– «Ел студенты» премиясе, «Студентлар лигасы» студентлар өчен үсеш ноктасы булып торалар. Бәйгедә җиңгән яшьләр төрле дәрәҗәле урыннарда эшли. Беренче премияне Тимур Сөләйманов алган иде. Хәзерге вакытта ул Татарстан Рәисенең ярдәмчесе вазыйфасын башкара. Андыйларны тагын санарга була. Бәйгегә ияреп, районнар да үз студентлары өчен бәйгеләр уздыра башлады. Монысы да сөендерә, – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре