«Ел тәрбиячесе-2022» һәм «Ел укытучысы-2022» республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Ел тәрбиячесе-2022» һәм «Ел укытучысы-2022» республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды.

«Ел укытучысы-2022» Бөтенроссия конкурсының Татарстандагы этабының җиңүчесе итеп Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Зиһаншин танылды.

Икенче урында — Бөгелмәнең Мостафа Онджель исемендәге лицей-интернатыннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Азат Сабиров.

Өченче урынга Әлмәт шәһәре Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Кашлакова лаек булды.

«Ел тәрбиячесе-2022» республика һөнәри конкурсының җиңүчеләре:

Казанның Яңа Савин районы 397 нче балалар бакчасының бала үсеше үзәге логопеды Рената Хәбибуллина лаек булды. Ул Татарстанны Яролавльдә бөтенроссия бәйгесе финалында тәкъдим итәчәк.

Икенче урында Казанның Идел буе районы 33 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Галина Белова.

Өченче урынны Әгерҗе шәһәренең 9 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Шлюгина яулады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре