«Миллиард.Татар» 2021 елдан алып ел саен татар мәдәниятен һәм мәгарифен үстерүгә өлеш керткән татарларны билгели. Ә 2023 елдан тантаналы рәвештә бүләкли. Ел саен 20дән артык номинация булдырыла. Бәйгенең мөһим шарты: катнашучы үз-үзен тәкъдим итә алмый, ул башкалар тарафыннан тәкъдим ителергә тиеш.
Беренче этапта белгечләр тарафыннан шорт-лист булдырыла. Аннан соң алар арасыннан һәр номинациядә җиңүче сайлап алына. Ул социаль челтәрләрдә барган тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Быел тавыш бирү өчен махсус сайт та булдырылган, ул ясалма фәһем ярдәмендә эшләнгән. 2026 елның тагын бер үзенчәлеге – опен-колл, ягъни гаризалар «Миллиард.Татар» социаль челтәрләре аша да кабул ителгән. «Миллиард.Татар» интернет-басмасының баш мөхәррире Арслан Минвәлиев сүзләренә караганда, рейтингның максаты – татар телен, мәдәниятен үстерү, киләчәген тагын да матуррак итү өчен тырышучыларны билгеләү.
«Кызганыч, еш кына билгеле шәхесләребез, татар милләте дип яшәүчеләрнең хезмәте вакытында бәяләнми. Шундый кешеләрне күреп алып, аларга ничек тә булса ярдәм итеп, үсешкә этәрергә омтылабыз. Без әлеге юнәлештә үзебездән әз булса да өлеш кертергә теләдек», – ди ул. Бәйгедә артистлар, укытучылар, җырчылар белән беррәттән блогерлар, спорт сөючеләр, эшмәкәрләр өчен дә махсус номинация булдырылган. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар махсус категориядә көч сынаша.
Тормышка ашмаган проектлар, хаталарны төзәтүне таләп иткән проектлар «Ел уңышсызлыгы» номинациясендә катнашуга дәгъва кыла ала. Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина узган ел «Ел татары» номинациясендә җиңү яулады. «Минем өчен бу вакыйга көтелмәгән булды. Әлбәттә, эшен чын күңелдән яратып башкаручы һәркем өчен хезмәтен бәяләүләре зур бәхет. Татар мәдәниятен таныту – минем өчен тормыш миссиясе.
Музыка ярдәмендә мин татар телен белергә теләгән, әмма әлегә белмәгән кешеләрне берләштерә алам. Музыка ул – йөрәктән йәрәккә, күңелдән күңелгә иң кыска юл. Бүләккә карагач, бүген дә хисләрем ташый. Әлбәттә, тавыш биргән һәркемгә рәхмәт», – дип хис-кичерешләре белән бүлеште ул. Тавыш бирү 20 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә булыр дип көтелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез