Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында республиканың уку алдынгыларын, сәләтле укчыларын бүләкләделәр. Татарстанның ел укучысы булып, 11 нче сыйныф укучысы, информатикадан халыкара олимпиада җиңүчесе Гыймран Абдуллин танылды. Әлеге бүләкне аңа Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.
Гыймран – Башкортстан егете. Ул лицей–интернетта торып белем алды. 2021-2022 уку елында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында призер булды. Өч ел рәттән информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында икенче урында калды. 2023-2024 һәм 2024-2025 уку елларында информатика буенча укучыларның Бөтенроссия команда олимпиадасында беренче урынны яулады. 2023 һәм 2024 елларда IOI халыкара олимпиадасында алтын медаль алды. Аның быел августта узачак IOI олимпиадада катнашу өчен Россия җыелмасына эләгү өмете дә бар.
 – Ел укучысы булу – зур дәрәҗә. Безнең барлык җиңүләребез уртак, – дип, Гыймран яшьтәшләренә матур теләкләрен теләвен дәвам итте. –Без озын юл уздык. Ун елдан соң әлеге барлык җиңүләрне балачакның бер мәзәге итеп искә алуыгызны, җәмгыять белеме буенча олимпиада дипломының булачак Татарстан Президенты биографиясендә кереш булуын телим. Ә "Википедия"дәге Нобель лауреаты турындагы мәкаләдә химия буенча халыкара олимпиадасында алынган медаль бары бер җөмлә белән генә телгә алынсын. Без бөек эшләр башкара алабыз. Әйдәгез, бергәләп, безнең олимпиадаларда җиңүләр – соңгы зур казаныш түгел икәненә ышаныйк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез