Газетага язылу

Еләйләнәсе армиягә чакыру тәртибен аңлаттылар

Россия армиясенә чакырылучы егетләр ел дәвамында медицина тикшеренүләре, психологик сайлап алулар узачак һәм чакырылыш комиссияләре утырышларына йөриячәк.

Оборона министрлыгыннан “Вести.ру” хәбәрчесенә 2026 елда хәрби хезмәткә чакыру тәртибен аңлатканнар.

Министрлыкта аныклап үтелгәнчә, егетләрне гаскәрләргә җибәрү сроклары элеккечә үк кала. Армиягә аларны елына ике тапкыр озатачаклар: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31декабрьгә кадәр. Бер ел эчендә гаскәрләргә 18дән 30 яшькә кадәрге 261 мең кешене чакыру күздә тотыла. Шул ук вакытта кайбер категориядәгеләр өчен хәрби хезмәткә озату вакыты төрлечә булачак. Авыл җирлегендә кыр эшләренә җәлеп ителүчеләргә – 15 октябрьдән 31декабрьгә кадәр, педагогик хезмәткәрләргә – 1 майдан 15 июльгә, Ерак Төньякның кайбер төбәкләрендә яшәүчеләргә – 1 майдан 15 июльгә яки 1 ноябрьдән 31декабрьгә кадәр.

Шул ук вакытта электрон повестка буенча хәрби комиссариатка повестка реестрда урнаштырылганнан соң 30 көн эчендә килергә кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин 2026 ел дәвамында – 1гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр хәрби хезмәткә ел әйләнәсе чакыру турында тәүге указны имзалады. Закон 4 ноябрьдә расланды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре