Элекке оборона министры урынбасары СВОга штурмовик булып китәргә әзер булуын белдергән

Россия оборона министрының элекке урынбасары Тимур Иванов (өстеннән чыккан өчен һәм “Интеркоммерц” банкыннан 3,9 миллиард сумга якын акчаны юкка чыгарган өчен 13 елга ирегеннән мәхрүм ителде) махсус хәрби операциягә штурмовик булып китәргә тели. Бу хакта “ТАСС” яза.

Адвокаты белдергәнчә, Тимур Вадимович, чыннан да, махсус хәрби операция зонасында Россиянең теләсә кайсы штурм подразделениесендә хәрби бурычларны үтәргә әзер.

Юрист билгеләп үткәнчә, коллегалары элекке министр урынбасарының законлы һәм конституцион хокукын гамәлгә ашыру тәртибен карый, аның белән кирәкле консультацияләр алып бара.
Исегезгә төшерәбез: Иванов 2016 елның маеннан оборона министры урынбасары вазыйфасын биләгән. Узган елда эшеннән җибәрелүе турында мәгълүм булды. Керчь кичүе өчен ике паром сатып алуда тотылган акчаны тиешледән күбрәк күләмдә күрсәткән өчен һәм “Интеркоммерц” банкыннан 3,9 миллиард сумнан артыграк акчаны юк иткән өчен суд быел июль аенда аны 13 елга колония җәзасына хөкем иткән һәм йөз миллион сумлык штрафка тарткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре