“Тикшерү органнарында 26 еллык эш тәҗрибәмә таянып, зур кызгану хисе белән шуны әйтә алам: Россия Герое Асылхановның юкка чыгуы махсус хәрби операция зонасындагы батырлыклары белән бәйле булырга мөмкин”, – дип белдергән Девятьяров.
Аның әйтүенчә, үз ихтыяры белән чыгып китүенең күзгә күренеп торган сәбәпләре булмау шундый фикергә этәрә. Элекке тикшерүче Асылхановның даими эшкә ия булганлыгын, хатыны бала көткәнлеген искәрткән.
Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, Герой шәхси әйберләрен һәм акчасын өендә калдырып киткән, ә аларсыз озак яшәп булмый.
Эзләү чаралары барышына килгәндә, белгеч аңлатып үткәнчә, Асылханов, хәрби хезмәттән киткәнлектән, гомуми тәртиптә эзләнелә.
Девятьяров сүзләренә караганда, мондый очракта хокук саклау органнары хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәкләре базаларын, паспорт-виза һәм адрес-белешмә хезмәтләре, медицина учреждениеләре, морглар мәгълүматларын тикшерә. Моннан тыш тоткарланучылар һәм кулга алынучылар турында мәгълүматлар барлана. Шулай ук югалган кешенең туганнарыннан, дуслары, танышлары һәм коллегаларыннан сорау алына.
Исегезгә төшерәбез: 23 яшьлек Алексей Асылханов 3 апрельдә югалган. Бу көнне ул Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәрендә Фестивальная урамындагы йортыннан чыгып киткән һәм әлегәчә аның кайда икәнлеге билгесез булып кала.
Якыннары әйтүенчә, Герой, югалганчы, каядыр китәргә җыенуы турында бернинди дә сүз кузгатмаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез