Элекке хакимият башлыгын чама белән ярты миллиард сумлык мөлкәтеннән мәхрүм иткәннәр

Татарстан Югары суды Казанның Киров һәм Мәскәү районнары элекке хакимияте башлыгы Сергей Мироновның һәм туганнарының мөлкәтен дәүләт кеременә әйләндерү турында прокуратура дәгъвасын караган.

“Татар-информ” Татарстан Югары суды мәгълүматларына таянып язганча, Миронов гаиләсенең күчемсез милек сатып алу буенча чыгымнары керемнәренә туры килми.
Ул үзе һәм якыннары исеменә барлыгы 45 күчемсез милек объекты теркәгән. Моннан тыш расланмаган керемнәре хисабына сатып алынган 8 күчемсез милек объектын саткан һәм торак булмаган бүлмәләрне арендага бирүдән акча алып торган.
Суд, прокуратура таләпләрен канәгатьләндереп, Мироновны 437 миллион сумлык мөлкәтеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.
Моңа кадәр Сергей Миронов, ышанычны югалту сәбәпле, прокуратура дәгъвасы буенча эшеннән җибәрелгән иде.
Мироновка карата “Вазыйфаи вәкаләтләрне арттыру” һәм “Вазыйфаи вәкаләтләрне үзеңнең файдаңа куллану” статьялары буенча кузгатылган җинаять эшләре – әлегә суд каравында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре