Элекке хакимият башлыгына өй арестын озайтканнар

Чаллы суды Тукай районы элекке хакимияте башлыгы Фаил Камаевка өй арестын 6 айга озайткан. Бу хакта “Татар-информ” судның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Камаев вәкаләтләрен үзенә файда алу максатында файдалануда һәм вәкаләтләрен арттыруда, шулай ук ришвәт алу турында статьялар буенча гаепләнелә. Ул үзенең гаебен тулысынча таныган.

Суд февраль аенда Фаил Камаевның үз теләге белән эштән китүе турында район советы карарын законсыз дип таныган. Карар “коррупциягә каршы көрәш турында закон таләпләрен бозган өчен ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эшеннән җибәрелде”, – дип үзгәртелгән.

Исегезгә төшерәбез: Камаев 2022 елда коммерция оешмасы вәкиленнән 1,3 миллион сумнан артыграк күләмдә ришвәт алган. Шушы акча бәрабәренә ул фирмага район объектларында төзелеш эшләре башкаруга килешүләр төзүдә ярдәм иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре