Элеккеге ир белән хатын бер-берсеннән нинди очракларда алимент таләп итә ала?

Ир белән хатын аерылышканнан соң, балаларга алимент түләү ата-ананың берсенә билгеләнә. Әмма, кайбер очракларда, ир яки хатын мондый түләүне элеккеге тормыш иптәшеннән үзе өчен таләп итә ала. Моның нинди очракларда мөмкин булуы турында «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Үзе өчен алимент түләүне түбәндәге категориядәге татарстанлылар рәсмиләштерә ала:

  • аерылышканнан соң 12 ай эчендә хезмәткә сәләтсез элеккеге ир яисә хатын, әмма икенче ир яисә хатын хезмәткә сәләтле булу шарты белән;
  • аерылышканчы көмәнле булган элекке хатыны;
  • өч яшькә кадәрге уртак бала тәрбияләүче элекке ир яисә хатын (бу очракта алиментны үзеңә дә, балага да алырга мөмкин);
  • 18 яшькә кадәрге уртак инвалид баланы яки балачактан беренче төркем инвалидны караган элекке ир яисә хатын (бу очракта алиментны үзеңә дә, балага да алырга мөмкин);
  • элекке пенсионер ир яки хатын, аерылышканнан соң 5 елдан да соңга калмыйча пенсиягә чыккан очракта.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре