Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Корбченко электромобильләргә карата кызыксындыруны арттыру өчен, аларга җәмәгать транспорты полосасыннан йөрергә рөхсәт бирергә кирәк, дип белдерде. Бу хакта ул энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Министрлар Кабинеты утырышында әйтте.
“Безнең бурыч – электромобильләр саны артсын өчен, аларга шартлар тудыру. Салым ташламалары, бушлай машина кую урыннары бар инде. Без әлеге мәсьәләдә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән эшләүне дәвам иттерәбез һәм федераль дәрәҗәдә электромобильләргә җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полосадан йөрергә рөхсәт бирергә тәкъдим итәбез, – диде министр.
Бүгенге көндә Татарстанда 250 станциядән торган челтәр бар. 2022 елдан бирле электромобильләр саны 17 тапкыр арткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез