Газетага язылу

Электросамокат йөртүчеләр өчен махсус категорияле йөртү таныклыгы кертергә тәкъдим иттеләр

Россиядә электросамокат йөртүчеләр өчен машина йөртү таныклыгы алырга йөкләргә мөмкиннәр. РФ Җәмәгать палатасының Иминлек һәм Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары Александр Холодов ТАСС агентлыгына шундый башлангыч белән чыкты. Ул гамәлдәге мопед һәм скутерлар өчен каралган «М» категориясе эчендә аерым «МС» (самокат) категориясен булдырырга тәкъдим итә.

Александр Холодов сүзләренчә, бүгенге көндә «М» категориясе фактик рәвештә буш тора – бернинди автомәктәп тә бу юнәлеш буенча төркемнәр җыймаган һәм йөртүчеләр чыгармаган. Бу категорияне электросамокат йөртүчеләр өчен җайлаштыру һәм имтиханнарны шактый җиңеләйтү күздә тотыла. Аерым алганда, таныклык алу өчен гамәли (практик) имтихан тапшырмыйча, бары тик теорияне генә тапшыру да җитәчәк.

Бу яңалыкның төп максаты – юлларда куркынычсызлыкны арттыру һәм самокатчыларның җаваплылыгын күтәрү.

Моннан тыш, инициатива үз эченә түбәндәге чараларны ала:

  • Медицина комиссиясе: Таныклык алыр алдыннан йөртүчеләр мәҗбүри рәвештә медицина тикшеренүе узарга тиеш булачак. Бу аларның психик халәтен, шулай ук алкоголь яки наркотикларга бәйлелеге булмавын тикшерергә ярдәм итәчәк.
  • Йөртү хокукыннан мәхрүм итү: Кагыйдәләрне тупас бозган өчен Административ хокук бозулар турындагы кодекска (КоАП) таныклыкны тартып алу җәзасын кертү тәкъдим ителә.
  • Курьерларны контрольдә тоту: Әгәр самокатчы ялланып эшли икән (мәсәлән, курьерлык хезмәтендә), «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында»гы закон таләпләре буенча ул Россия таныклыгы белән генә эшли алачак. Бу аеруча мигрант курьерлар арасында тәртип урнаштырырга ярдәм итәчәк, дип саный белгеч. 

Исегезгә төшерәбез, сентябрь ахырында Россия Тикшерү комитеты да электросамокат йөртүчеләрне тулы хокуклы юл хәрәкәте катнашучылары (транспорт чарасы йөртүчеләре) дип танырга һәм алар өчен мәҗбүри хокуклар кертергә өндәгән иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре