Газетага язылу

Элемтә операторлары VPNны сүндерергә кирәклеге турында кисәтә башлаган

Россиядә VPN-сервислардан файдаланган очракта мобиль кушымта эшендә өзеклекләр килеп чыгу ихтималы турында кисәтә башлаганнар. Элемтә операторлары да, башка сервислар да бу хакта кисәтә, дип яза «РИА Новости».

Мәсәлән, МТС кушымтасына кергәндә: «VPN кабызылган. Мәгълүматлар күренмәскә мөмкин», – дигән яза пәйда була. Ә Мегафон: «Кушымта әйбәт эшләсен өчен  VPNны сүндерегез», – дип хәбәр итә. «Билайн» да: «Кушымта  VPNсыз яхшырак эшли», – дип аны сүндерергә киңәш итә.

VPN кабызылган очракта Ozon, Wildberries, «Яндекс Пэй», «Шоколадница» кебек мобиль кушымталарга керү дә кыенлашкан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре