Газетага язылу

Элемтәдә өзеклекләр көтелү сәбәпле, бизнеска ярдәм чаралары күреләчәкме-юкмы икәнен аңлаттылар

Кәрәзле элемтә һәм мобиль интернет эшендәге өзеклекләр сәбәпле, бизнеска компенсацияләр һәм ярдәм чаралары кертү каралмый.

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Шул ук вакытта Дмитрий Песков элемтәдә өзеклекләргә китерердәй барлык чараларның законга туры килүен, кешеләрнең иминлеген тәэмин итүнең хакимият өчен төп мәсьәлә булып калуын белдергән.

Песков шулай ук күптән түгел генә Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә өзеклекләр турында халыкка вакытында тиешле мәгълүмат җиткерү һәм тормыш эшчәнлеге өчен чиктән тыш кирәк булган системалар эшен тәэмин итү зарурилыгына игътибарын юнәлткәнлеген искә төшергән.

Исегезгә төшерәбез: бүген Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Җиңү көнендә Мәскәүдә мобиль интернет эшенең чикләнеләчәге турында кисәтте. Смартфоннарда “ак исемлек”тәге сайтларга да кереп булмаячак. Ведомствода чикләүләрнең сәбәбен бәйрәм чаралары куркынычсызлыгын тәэмин итү зарурилыгы белән аңлаттылар.  Шул ук вакытта министрлыкның матбугат хезмәтендә белдерелгәнчә, өй интернеты һәм Wi-Fi челтәре гадәттәгечә эшләячәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре