Ясалма дулкынны аэрокөймәләр ярдәмендә ясаячаклар.
Моннан тыш Мәскәү-елгасында водолазлар эше дәвам итә. Шулай ук кинологлар эшли башлаячак.
Исегезгә төшерәбез: 7 мартта өч үсмер – 13 яшьлек кыз һәм 12 яшьлек ике малай урамга уйнарга чыккан җирдән өйләренә кире әйләнеп кайтмаган. Соңгы тапкыр аларны елга тирәсендә күргәннәр.
Балаларны эзләү өчен коткаручылар 96 тапкыр суга төшеп, 25,5 мең кв. м мәйданда елга акваториясен тикшергән. Яр буенда 90 чакрымнан артыграк территория, һавадан – 84 чакрым ара тикшерелгән.
Узган атнада ике малайның мәете табылганлыгы турында хәбәр ителде. Ашыгыч хезмәтләр вәкиле әйтүенчә, кызның мәетен яр буенда боз катламы астында эхолот ярдәмендә эзлиләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез