Этиленүткәргечне төзүчеләр һәм аны беренчеләрдән булып эксплуатацияләгән белгечләр бүген магистральнең эшен тәэмин итүчеләр белән бергә яңа кран узелларының берсенә килделәр.

Вакыт сынауларын узган магистраль
Түбән Камадан Казанга «торба» аша беренче этилен 1976 елның җәендә җибәрелә. Соңрак Уфа, Стәрлетамак һәм Салават юнәлешендә өстәмә тармак төзелә. Ә 1978 елга танылган «этилен боҗрасы» формалаша. Ул Татарстан һәм Башкортстанның биш зур нефть химиясе предприятиесен берләштерә.
– Кешеләр үз куллары белән нәрсәдер яңаны тудырганда, бу – аерым горурлык. Сез бу проектка алындыгыз, аны төзедегез, эшләтеп җибәрдегез һәм дистә еллар дәвамында ышанычлы эшләвен тәэмин иттегез. Бу объект Татарстан нефть химиясен үстерү һәм Урал-Идел сәнәгать узелындагы эре предприятиеләрне берләштерү өчен зур мөмкинлекләр тудырды. Бүген без яңа этиленүткәргеч төзелешен тәмамлыйбыз һәм сез башлаган эшне дәвам иттерәбез. Яңа магистраль дә кимендә шулкадәр озак хезмәт итәр һәм Татарстанда, илдә нефть химиясен алга таба үстерү өчен нигез булыр дип ышанабыз. Сезне яңа объектны ачу тантанасында көтеп калабыз, – дип билгеләп үтте «Нефтехим» Директорлар советы рәисе, СИБУРның идарә әгъзасы – башкарма директоры Игорь Климов.
.jpg)
Нефть химиясен бәйли торган җеп
Ветераннар өчен яңа кран узелына сәфәр хезмәт юллары башланган урыннарга әйләнеп кайту мөмкинлеге булды. Александр Воропаев этиленүткәргечне эксплуатацияләү өлкәсендә 32 ел эшләгән: хезмәт юлын участок башлыгы булып башлаган, соңрак магистральнең бөтен озынлыгы өчен җавап биргән. Юбилей очрашуы өчен ул Санкт-Петербургтан махсус килгән.
– Дусларым белән кабат очрашуыма һәм монда яңадан килүемә бик шатмын. Кайчандыр без трасса буйлап йөри торган, газчыларда мондый кран узелларын күреп, кызыга идек. Ә хәзер монда төзелгәннәрне күреп, горурланасың. Барысы да яңа, заманча, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Александр Воропаев.
 (1).jpg)
Нургали Зыятдинов 22 яшендә этиленүткәргечкә яшь белгеч булып килгән. Ул 1970 нче елларны зур сәнәгать төзелеше һәм хезмәт дәрте белән сугарылган чор буларак искә ала.
– Бу тугызынчы бишьеллык иде: тирә-якта зур предприятиеләр, объектлар төзелде. Этиленүткәргеч ул вакытта иң заманча технологияләр кулланып төзелде. Беренче җитәкчебез безгә: «Бу объекттан кешеләр бары тик вазыйфалары күтәрелеп кенә китәчәк, чөнки монда сез иң алдынгы технологияләрне үзләштерәчәксез», – дип әйтә иде. Этиленүткәргечнең бүген дә үсүен һәм аның киләчәге булуын күрү күңелгә рәхәт, – диде Нургали Зыятдинов.
Яңа тарих башлана
Юбилей елына СИБУР үзенең яңа этилен магистрале төзелешен тәмамлады. Ул гамәлдәге үткәргечнең дәвамчысы булачак. Хәзер яңа этиленүткәргечтә көйләү-җибәрү эшләре бара. Аны 2026 ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Яңа магистральнең озынлыгы – 254 километр. Трассада дүрт зур елга аша чыгу урыны һәм 700 гә якын гамәлдәге коммуникацияләр белән кисешү ноктасы бар. Төзелешнең иң кызган чорында биредә 600 дән артык белгеч һәм 200 гә якын техника эшли. Проектта илнең төрле төбәкләреннән килгән белгечләр катнаша, Россиядә җитештерелгән җиһазлар һәм материаллар кулланыла.
Яңа магистраль гамәлдәге үткәргечне генә алыштырып калмый, «Казаноргсинтез»га этилен җибәрү күләмен дә 2,5 тапкыр – елына 520 мең тоннага кадәр арттырачак.
1976 елда төзелгән этиленүткәргеч үз чоры өчен алдынгы объектларның берсе булса, аның дәвамчысы автоматлаштыру һәм сәнәгать иминлеге өлкәсендә заманча мөмкинлекләргә ия. 21 кран узелының һәркайсы телемеханика, видеокүзәтү һәм элемтә системалары белән җиһазландырылган. Саркып чыгып, югалуны ачыклау системасы үткәргеч торбаның герметиклыгы бозылган урынны 10 метрга кадәр төгәллек белән билгеләргә һәм кирәкле участокны ерактан ябып куярга мөмкинлек бирә.

– Этиленүткәргеч – гади генә торба түгел, ә үз тарихы булган югары технологияле объект. Ул төбәкләрне, предприятиеләрне һәм безнең коллективларны бәйләүне символлаштыра. Бүген без бу зур тарихны дәвам итәбез. «Нефтехим»да этилен җитештерү узган ел яңа олефин комплексын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә инде ике тапкыр артты. Шуңа күрә җитештерү инфраструктурасы да шул темпка иярергә – шундый ук заманча һәм технологик булырга тиеш, – дип ассызыклады ветераннар белән очрашуда «Нефтехим» генераль директоры Марат Фаляхов.
Алда – соңгы этап
СИБУРның яңа этиленүткәргечкә инвестицияләре 35 миллиард сумнан артып китә. Бу – компаниянең Татарстандагы производстволарны үстерүгә юнәлдерелгән, гомуми күләме 600 миллиард сум тәшкил иткән масштаблы инвестиция программасының мөһим өлеше. Аны гамәлгә ашыру республикада төзелеш, авыл хуҗалыгы, медицина, автомобиль сәнәгате һәм башка тармаклар өчен заманча синтетик материаллар җитештерүнең тулы циклын булдырырга мөмкинлек бирә.
Яңа этиленүткәргеч «Казаноргсинтез»ның чималга арткан ихтыяҗын тәэмин итәчәк һәм җитештерүне алга таба үстерү өчен кирәкле инфраструктура булдырачак. Соңгы елларда предприятие үзенең эшкәртү куәтләрен эзлекле рәвештә арттырды: югары тыгызлыктагы полиэтилен производствосының өч линиясен модернизацияләп, аларның гомуми куәтен елына 660 мең тоннага җиткерде. Пиролиз мичләре дә яңартылды, аларның җитештерүчәнлеге 31,5 процентка артты.

– Мин үзем дә хезмәт юлымны «Нефтехим»да башладым. Бу 50 ел эчендә предприятиеләр җитештерү куәтләрен арттырдылар, бүген дә шул эшне дәвам итәбез. Бу системаны булдырган ветераннарга һәм бүген аларның эшен дәвам итә торган коллективларга зур рәхмәт, – дип билгеләп үтте «Казаноргсинтез» генераль директоры Айрат Сафин.
Хәзер яңа магистраль эшләтеп җибәрү алдындагы соңгы этапка – көйләү-җибәрү эшләренә керде. Белгечләр җиһазларны сынау һәм аларга диагностика ясау, автоматиканы көйләү, иминлек системаларын комплекслы тикшерү эшләре белән шөгыльләнәчәк. 2026 ел ахырына кадәр кирәкле процедураларны тәмамлап, Росприроднадзорның һәм Ростехнадзорның тиешле бәяләмәләрен алып, яңа этиленүткәргечне эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

– Технологияләр дә, җитештерү күләмнәре дә үзгәрә, әмма этиленүткәргечнең төп вазыйфасы шул ук кала: предприятиеләрне бәйләү һәм аларга үсү мөмкинлеге бирү. Хәзерге буын нефть химиясе белгечләренә бездәге кебек үк бердәм һәм нәтиҗәле эш телим, – дип, хәзерге хезмәткәрләргә үзенең теләкләрен җиткерде предприятие ветераны Людмила Аникина.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез