Артистка охшамаган артист
Кичәне «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов дога белән башлап җибәрде. Юктан гына түгел бу. «Наил абый белән аралашып тордык, соңгы көнгә кадәр мәчеткә йөрде, анда аның үз урыны да бар иде. Хәзер дә юксынып искә алабыз», – диде хәзрәт.
Наил Шәйхетдинов – сөйкемле сөяге булган артист. Өстәвенә ул табигый таланты, образларны бик нечкә тоемлавы, ягымлылыгы, тормышчан уены белән дә тамашачыны үзенә тартты. Туфан Миңнуллинның аның турында: «Наил – артистка охшамаган артист. Сәхнәгә чыгуга, ул үзгәреп китә. Шаккатасың. Комедиядә ул көлдерә, драмаларда драматик ягы ачыла. Минем өчен аның иң кадерле сыйфатлары – итагатьле, әдәпле, инсафлы булуы», – дигәне бар. Искә алу кичәсендә дә хезмәттәшләре Наил абыйның кешелеклелеген, игътибарлы һәм ярдәмчел булуын еш кабатлады. «Һаман да ышанасы килми, елмаеп килеп керер кебек, бик сагынабыз», – дип юксынуларын белдерде алар.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров та хатирәләрен яңартты. Наил абый белән алар 40 ел бергә иҗат итә. Күчмә театр чорында авылларга йөргән вакытларны, кар-буранда батып, адашып калган чакларны күз яшьләре аша сөйләде. Ул күз яшьләрендә бергә узган яшьлекне, бергә уйнаган, иҗат иткән рольләрне сагыну хисе чагыла иде.

Наил Шәйхетдинов – Тинчурин театрына 50 ел гомерен багышлаган артист. Ул уйнаган рольләр 200 дән артып китә. «Кыр казлары артыннан» спектаклендә – Әкбәр, «Кырларым, тугайларым»да – Закир, «Бөркетләр кыяга оялый»да – Баязит, «Гөлшаян»да – Муллагали, «Хуҗа Насретдин»да – Хуҗа... Аны тамашачы бик озак Хуҗа Насретдин дип йөрде. Ә инде «Гайфи бабай, өйлән давай» спектакле чыккач, Наил Шәйхетдиновка «Гайфи бабай» дип эндәшә башладылар. Ул спектакльдә алар Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина белән уйнадылар. «Мин театрыбызда Наил абый катнашкан барлык спектакльләрдә дә уйнау бәхетенә ирештем. Ул гаҗәеп партнер иде», – дип искә ала Ләлә Миңнуллина.
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага әле япь-яшь килеш Наил абыйның 40 яшьлек хатынын уйнарга туры килә. «Мин аптырадым. Ни яшь кыз түгел, ни әби түгел – бу рольне ничек уйныйм, дим. Борчылуымны Наил абыйга сөйләдем. Ул миңа бер генә сүз әйтте: «Син ул турыда уйлама». Шул бер сүз җитте. Мин шуннан соң ролемә кереп киттем», – диде Гүзәл Гарәпшина.
«Энем, болайрак уйнап кара әле...»
Яшьләр белән дә уртак тел таба, аларга җайлап кына киңәшләрен дә бирә белә тәҗрибәле Наил абыйлары. Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдинов искә ала: «Спектакльне уйнап бетергәч, сәхнә артына дәшеп ала да үземә генә: «Энем, бу ролеңне болайрак уйнап кара әле», – дип киңәш итә иде». Мондый итагатьле остазга кем инде үпкәләсен?! Киресенчә, яшьләр гел аның тирәсенә җыела.

Искә алу кичәсе әнә шулай бер-бер артлы күңелдә яңарган хатирәләр белән үрелеп барды. Тинчурин артистлары сөйли-сөйли көлде дә, күңелләре тулып елады да. Аларга залдагы тамашачы да кушылды.
Наил Шәйхетдиновны якташлары – Чирмешән халкы да хөрмәт итә. Лашман авылыннан чыккан халык артисты белән горурлана алар. Кичәгә дә килгәннәр. Якташлык җәмгыяте җитәкчесе, Казан халык һөнәрләре сәнгате техникумы директоры Раушания Сәүбәнова студент чакларын искә төшерде. «Студент вакытта Наил абый белән хатыны Миңнегөл апа, безне театрга алып кереп, чәйләр эчерәләр иде, премьералар карый идек», – диде ул. Зур дәрәҗәләргә ирешеп тә, гади, киң күңелле булып кала белүчеләр аз шул. Ә Наил Шәйхетдинов әнә шундый сирәкләрнең берсе иде.
Бүген арабызда булмаса да, без аның тавышын даими ишетеп торабыз әле. «Тәртип» радиосында ул сөйләгән Хуҗа Насретдин мәзәкләре дә, «Өлкәннәр гимнастикасы» тапшыруы да, канатлы сүзләре дә язмада яңгырап тора. «Наил абыйны тапшырулар яздырырга дип радиога чакыргач, ул бер карышусыз сүзебезне тыңлап килде, бик тыйнак кеше иде», – дип искә алды радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Наил Шәйхетдиновның дәвамчысы – үзе кебек үк талантлы артист, Камал театры актрисасы, «Апуш» татар балалар студиясендә балаларда иҗатка мәхәббәт тәрбияләүче кызы Миләүшә Шәйхетдинова. Ул әтисен хөрмәт итеп җыелган хезмәттәшләренә, тамашачыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.
– Мин – ике яшемнән Тинчурин театры белән гастрольләргә йөргән кеше. Бүген бик рәхәт кичә булды. Әти дә, әни дә исән кебек. Без бүген Исламия апа белән Хәлил абыйны, Һаҗәр апаны, Люция апа Фарсина, Гата абый Нуруллинны һәм башка күп артистларны да искә алдык. Миндә җылы хисләр туд
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез