• Фото: Фидания Кашапованың шәхси архивыннан

Эльмира Сөләйманованың әнисе: «Дошманыма да баласын җирләвен теләмим!»

Аксубай районы Иске Ибрай авылында популяр җырчы һәм Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Сөләйманова истәлегенә багышланган хәйрия концерты узган. Бу хакта "Интертат" хәбәр итә.

Әлеге концертта Эльмира Сөләйманованың иң якын кешесе – әнисе дә булган.

Фидания апа Эльмираның социаль челтәрдәге төркемендә әлеге чараны оештырырга ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт сүзләре белдерә.

«Хөрмәтле кызымның иҗатын яратучылар! Хәйрия концертын оештырган өчен, Нияз Җәләловка зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул һәрвакыт, шалтыратып, хәлемне белешә, Аллаһының рәхмәте яусын үзенә. Килгән барлык артистлар – Гөлназ Сираева, Дилә Нигъмәтуллина, Рамил Галимҗанов, Нәргиз Камалов, Фәйзелхак Хәлимов, Илфират абый, Наил Мөбарәкшин, Нияз Җәләлов, Әлфирә Гайнуллина, Алсу Хасаншинага зур рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук алар өчен бик тәмле өстәл әзерләгән барлык пешекчеләргә дә рәхмәт. Аллаһы Тәгалә сезгә бу изге-игелекле эшегез өчен меңе белән кайтарсын. Сез хөрмәт белән килдегез һәм кызымны искә алу кичәсен үткәрдегез…

Минем йөрәгем кисәкләргә ярыла. Вакыт дәвалый, диләр, ләкин бу – алай түгел. Яра елдан-ел арта бара. Хәтта дошманыма да баласын җирләвен теләмим!!!

Кызымны онытмагыз, тыңлагыз, мәңге яшәсен җырлары. Хәзер аңа бездән дога гына кирәк», – дип мөрәҗәгать иткән Фидания ханым.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре