Татарстан Рәисе юлламасы – барыбыз өчен дә нәтиҗәләрне барлау һәм киләчәккә максатлар кую көне ул. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына еллык юлламасы уңаеннан әнә шундый фикер белдерде.
«Безнең өчен төп максат – ул республикабызда тормыш сыйфатын яхшырту. Иҗтимагый яктан безнең республика бик күп күрсәткечләр буенча алда бара. Беренчедән, хезмәт базарында эшләүчеләр саны арта. Яңа эш урыннары барлыкка килә, хезмәт хаклары үсә. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, республикада яшәүчеләрнең 62 проценты эшли. Узган 5 ел белән чагыштырганда, эшләүчеләр саны якынча 80 меңгә артты. Республикада мохтаҗлык күрсәткече түбән булуы да тормыш сыйфаты турында сөйли. Татарстанда эшләүчеләрнең 3 проценты чамасы гына минималь хезмәт хакы ала. Шунысын да әйтергә кирәк, республикада адреслы ярдәм күрсәтү юнәлешендә шактый эш алып барыла. Аерым алганда, өлкән яшьтәгеләргә, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга зур игътибар бирелә», – диде ул.
Министр әйтүенчә, алда торган тагын бер зур бурыч – махсус хәрби операциядән кайтучыларны эш белән тәэмин итү, аларга төрле яклап ярдәм күрсәтү. «Бүген хәрби операциядән кайткан хәрбиләрнең 79 проценты эшли. Без аларга үз эшләрен ачуда ярдәм күрсәтәбез, яңа һөнәрләргә өйрәтәбез, белем бирәбез. Хәрби операциядә катнашучыларга үз эшләрен ачкан вакытта 145 мең сум субсидия бирелә. Болар барысы да юлламада урын алган», – диде министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез