Эльмира Зарипова: «Республикада гамәлдә булган барлык программалар кешенең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән»

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты:

– Юлламада тормыш сыйфатына бәйле барлык сораулар, көн кадагында торган махсус хәрби операция катнашучыларын яклау кебек мәсьәләләр телгә алынды. Төп игътибарыбыз социаль сәясәткә юнәлгән. Республикада гамәлдә булган барлык программалар, әйтик, яңа мәктәпләр төзү, хастаханәләрне төзекләндерү – алар барысы да кешенең тормыш сыйфатын күтәрүне күздә тота. Шуңа күрә Татарстанны яшәү, эшләү урыны буларак сайлыйлар, – диде ул

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре