«Хөрмәтле социаль тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары, кадерле коллегалар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!
Татарстанның социаль тармагында 10 меңгә якын хезмәткәр эшли. Аларның хезмәтен саннар белән генә бәяләп булмый – ул башкача үлчәнә: рәхмәт хисе, тынычлык табу, баланың ышанычы, хәл ителгән сорау, кемнеңдер яхшылыкка өмете. Нәкъ менә бу элемтә социаль өлкәне җанландыра да инде.
Монда һәр көн яңа сынаулар алып килә – башкаларның газаплары һәм өметләре, куркулары һәм хыяллары. Шулай да бу кешеләр белгеч булуны гына сайламый, ә авыр тормыш хәлендә калган татарстанлылар өчен чын дус һәм терәк була, үз игътибарларын һәм кайгыртуларын бүләк итә. Кешеләр белән янәшә булу сәләте нәтиҗәсендә республикабыз халкы кыенлыкларны җиңеп кенә калмыйча, иртәге көнгә ышанычын арттырырга да көч таба.
Кадерле коллегалар, сезгә көндәлек хезмәтегез, кайгыртучанлыгыгыз һәм һәр кешегә ачкыч табуыгыз, гаҗәеп чыдамлыгыгыз һәм намуслы эшегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән бәхет, нык сәламәтлек һәм иминлек телим!» – диелә котлауда.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез