“Елның иң яхшы яшь укытучысы” бәйгесендә катнашучы: “Ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлап бетермәгәнмен”

Казан дәүләт медицина университетының нормаль анатомия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Зөфәр Сафиуллов “Елның иң яхшы яшь укытучысы” бәйгесендә үзен икенче тапкыр сынап карамакчы була. Бу турыда ул журналистлар белән очрашуда сөйләде.

- Мин әлеге бәйгедә үземне күрсәтергә, шәп доклад эшләргә, беренче чиратта үземнең чыннан да яхшы укытучы булуымны дәлилләргә тырыштым. Студентларым каршында горурланырлык булсын дип теләдем, - диде ул.
Тик бер ел элек аңа уңыш елмаймый.

- Мин иң беренче тапкыр узган елгы бәйгедә катнашкан идем. Беренчесендә бернинди дә урын алырга насыйп булмады. Чөнки мин бәйгенең ни дәрәҗәдә көчле икәнлеген бәяләп бетермәгәнмен. Башка катнашучыларның ялкынлы чыгышын күргәч, шаккаттым. Миңа калса, мин инде сәхнәгә чыкканчы ук җиңмәячәгемне аңлаган булганмындыр. Үземнең чиратым җиткәч, яхшы итеп чыгыш ясарга көчем дә, энергиям дә юк иде инде. Ләкин үзем өчен алга барырга, тагын да ныграк камилләшергә кирәк, дигән карар кабул итеп, быел кабаттан гариза тапшырырга булдым. Быел инде мин тырышыбрак әзерләнәм, бәйгегә зур җаваплылык белән киләм, - диде Зөфәр Сафиуллов.

Бәйгедә катнашучы: “Беренчесендә аның ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлап бетермәгәнмен”

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре