Газетага язылу

Элвин Грей һөнәрен алыштырган: «Зур җаваплылык сорый торган эш»

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Элвин Грей бер көнгә юл комиссары булып эшләгән. Артист бер көн дәвамында Башкортстанның М-12 «Восток» трассасы участогында авария комиссары стажеры булып эшләгән. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә видео урнаштырып хәбәр итте, дип яза «КazanFirst».

– Минем белән бик көчле хәл булды. Мин «рәхмәт» әйтеп кенә калмадым, ә бер көнгә генә булса да, мөһим һөнәр иясе булып, аны үзем сынап карадым. Трассада стажер ролендә булу бу хезмәтнең ничек авыр икәнен күрсәтте. Бу – зур җаваплылык, тиз карарлар кабул итү һәм юлда кешеләргә чын кайгырту сорый торган эш. Физик та, мораль яктан да җиңел булмады, әмма чынлап та кыйммәтле булды, – дип язган ул.

Авария комиссары машинасы йөк машиналарына ярдәм итү өчен кирәкле инструментлар, пуск-зарядлау җайланмасы, домкрат, ягулык, ут сүндергеч, аптечка, конус һәм юл-транспорт һәлакәте урынын әйләндереп алу билгеләре белән җиһазландырылган. Артист сүзләренчә, күп очракта авария комиссары вак җитешсезлекләр аркасында: аккумулятор утырса, ягулык бетсә чакырыла. Элвин Грейның бу эшкә кызыксынуы, аның машинасында трассада тәгәрмәче шартлаганнан соң барлыкка килгән, диелә хәбәрдә. 

Фото: «КazanFirst».

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре