«Инфляция буенча 4 процент күрсәткеченә без киләсе елда ирешергә өметләнәбез. Бу безнең төп фараз. Ул шулай ук икътисадның акрынлап тизләнүен, икътисади үсешне һәм төп ставканың сак кына кимүен күздә тота», – диде ул.
Бу сценарийны тормышка ашыруның мөһим шарты итеп Нәбиуллина федераль бюджет проектына салынган кытлыкны акрынлап киметүне атады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез