Эмиль Гобәйдуллин: «Кадрларны мәктәптән үк әзерләү мөһим»

«Профессиональ компетенцияләр үсеше үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты.

– Көн кадагында торган сорау – кадрлар мәсьәләсе. Рөстәм Миңнеханов юлламада нәкъ менә белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирде. Кадрларны мәктәптән үк әзерләү мөһим. Бу эштә мәгариф өлкәсе һәм мәктәпләр генә җаваплы түгел. Монда вузларның да, предприятиеләрнең дә кызыксынуы булырга тиеш. Балаларда мәктәп яшеннән үк һөнәргә карата кызыксыну уятуны, вузларга укырга керү, предприятиедә эш урыннары булдыру мәсьәләләрен бергәләп хәл итәргә кирәк. Монда укучыларны гына түгел, әти-әниләрен дә җәлеп итү мөһим. Күп очракта һөнәр сайлауда аларның йогынтысы зур, – диде Эмиль Гобәйдуллин. – Икенче мөһим фактор – икътисадка кирәкле ихтыяҗны исәпкә алып, белгечләр әзерләү, уку йортларында бюджет урыннарын арттыру буенча эш алып бару. Әйтик, бер районда күп белгечләр әзерләп, шул ук вакытта машина төзелеше, авыл хуҗалыгы яки IT белгечләр җитмәү проблемасы булмау өчен кирәк бу. Өченчесе – мәктәпләрне профильләштерү мәсьәләсе. Соңгы вакытта республикада инженерлык, IT яки башка сыйныфлар ачыла. Укучыларны сайлаган һөнәрләренә тарту, квалификацияле кадрлар әзерләү өчен бу юнәлештә эшләргә кирәк. Юлламада күтәрелгән мәсьәләләр буенча эшне активлаштырачакбыз. Бүгенге икътисадка, предприятиеләргә кирәк булган кискен кадрлар кытлыгын хәл итүгә, бигрәк тә машина, судно, авиа төзелешләре, хезмәт күрсәтү тармагына да игътибарны аттырачакбыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре