Татарстан белән горурлану. «Профессиональ компетенцияләр үсеше үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин Россия Президенты Владимир Путин уздырган «туры элемтә»дән әнә шундый кичерешләр алган.
«Һәр татарстанлы өчен аның сүзләре күңелгә якын булгандыр. Гомумән алганда, ул Татарстанны һәм аның җитәкчелегенең шәһәрне, төбәкне үстерүгә керткән өлешен мактап телгә алды. Татарстанның лидер төбәкләрнең берсе икәнлеген күпләр белә. Шуңа күрә бездә һәр төрле масштаблы чаралар уза да инде», – диде Эмиль Гобәйдуллин.
Эмиль Гобәйдуллин фикеренчә, гомумән, Президент күтәргән мәсьәләләрнең барысы да мөһим һәм актуаль. «Шәхсән үзем өчен икътисад, мобилизация, бәяләр турындагы фикерләре мөһим иде. М12 трассасы буенча Казаннан Мәскәүгә барып җитү бәясен тикшерергә кирәклеген дә әйтте. Бу сорауларга җавапларны башкалар да зур кызыксыну белән тыңлагындыр, дип уйлыйм», – диде Эмиль Гобәйдуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез