Эндокринолог, медицина фәннәре докторы Зөһрә Павлова үзенең телеграм-каналында галимнәрнең тикшеренү нәтиҗәләре турында язган, дип хәбәр итә “Российская газета”.
Германиянең Билефельд университеты һәм АКШның Уорик университеты галимнәре уздырган тикшеренүгә 236 егет-кыз җәлеп ителгән. Белгечләр ачыклаганча, каһвәне иртән эчү тәүлекнең башка вакытында эчүгә караганда кәеф-рухка ныграк йогынты ясый.
Тикшеренүдә катнашучылар кәһвә эчкәннән соң үзләрендә күтәренкелек, илһам барлыкка килүен билгеләп үткән. Бигрәк тә йокыдан уянганнан соң 2,5 сәгать узгач каһвә эчеп куйганда шундый халәт күзәтелгән.
Сере нәрсәдә? Эш шунда: иртән безнең организм табигый “энергетика кытлыгын” кичерә: йокыны һәм уяулыкны җайга салучы аденозин микъдары югары дәрәҗәдә була, чөнки. Кофеин исә шул аденозин рецепторларына тәэсир итеп, эчке күтәренкелек бирә, дип аңлатып үткән табиб.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез