Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховка карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү тәмамлану стадиясендә. Якын арада эшне судка тапшырачаклар. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липский «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдергән.
«Коррупционерларны ачыклау эше алга таба да дәвам итәчәк. Ул һәрвакыт алып барылды, хәзер тагын да активлашты. Без район башлыкларына карата кузгатылган берничә эшне судка тапшырдык. Хәзер элеккеге вице-премьер, мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элеккеге башлыгы Фәттаховка карата ачылган җинаять эшен тикшерү тәмамланып килә», – дип билгеләп үткән ул.
Ведомство җитәкчесе белдергәнчә, башка вазифаи затларга карата да тикшерү эшләре һәм оператив-эзләү чаралары дәвам итә. Юридик әһәмияткә ия карарлар кабул ителгәнчегә кадәр эшнең нечкәлекләре турында хәбәр ителмәячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез