Эпидемиолог Татарстанда яңа сезонда кайсы грипп штаммнары булачагын атады

Татарстанның медицина учреждениеләренә гриппның актуаль штаммнарыннан вакциналар кайткан. Нинди штаммнар турында сүз баруы турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.

«Агымдагы сезонда без стандарт штаммнар көтәбез. Традиция буенча А һәм В тибындагы грипп көтелә. А гриппыннан – «Гонконг»(H3N2) штаммы», – дип аңлатты Дмитрий Лопушов.

Исегезгә төшерәбез, бу сезонда Татарстан халкының яртысыннан күбрәгенә гриппка каршы прививка ясарга ниятлиләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре