Бу атнада коронавируска каршы чираттагы вакцина республикага кайтыр дип көтелә.
Татарстан Президенты матубгат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, "ЭпиВакКорона" вакцинасын кайсы районнар буенча һәм ничек бүлүләре турында әлегә хәбәр юк.
- Аны таратканчы, башта республикага кайтуын көтик. Әллә нинди өстенлекләр булмаячак. Бу да шул ук вакцина, калганнарына күрә бер альтернатива. Күпме кайтуына карап, аны медицина оешмаларына таратачаклар, - дип аңлатты ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез