Газетага язылу

Җепшек кар һәм бозлавык: атналык һава торышын фаразладылар

Чәршәмбе, 26 ноябрьдә, Татарстанда көндез бераз җепшек кар катыш яңгыр явып үтәчәк.

Һава температурасы –2...+2 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә 0...–5 градуска кадәр суыта. Юлда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

 

Пәнҗешәмбе – 27 ноябрьдә урыны белән аз гына яңгыр, җепшек кар. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –1...+4 градус күрсәтәчәк. Төнлә 0...–5 градус булачак. Юлларда – урыны белән бозлавык.

 

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга –28 ноябрь һәм шимбә – 29 ноябрьдә явым-төшем көтелә. Көндез һава температурасы +1...+6 градус тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре