Иртәгә – 1 октябрьдә алмашынучан болытлы һава, урыны белән аз гына яңгыр көтелә. Көндез һава температурасы +10...+15 градус чикләрендә тирбәләчәк. Секундына 15 метрга кадәр тизлектә җил. Төнге сәгатьләрдә +4...+9, көнчыгыш районнарда – 0...+3 градус. Урыны белән кырау. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин.
Җомга – 2 октябрьдә республикада урыны белән яңгыр, җепшек кар явып үтәчәк. Секундына 14 метрга кадәр тизлектә җил. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +3...+8 градус, төнлә 0...+2 градус булачак. Урыны белән кырау көтелә.
Ялларда Татарстанның күпчелек өлешендә җепшек кар, яңгыр фаразлана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +2...+5 градус чамасы гына күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә +2...-3 градус тәшкил итәчәк.
Дүшәмбе көнне циклон йогынтысы кими: көнчыгыш районнарда гына аз-маз явым-төшем сакланып кала. Көндез һава температурасы +6...+11, төнлә 0...+5 градус.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез