Эрдоган БРИКС+ утырышында катнашу өчен Казанда калган

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган бүген – саммитның соңгы көнендә БРИКС+/аутрич утырышында катнашачак. Бу хакта “ТАСС” Әнкарадагы дипломатик чыганагына таянып яза.

“Президентны төшке аш вакытлары тирәсендә көтәбез”. – дип белдергән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.

Исегезгә төшерәбез: Төркия лидеры Казанга кичә – 23 октябрьдә килде. Шул ук көнне ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда катнашты. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре