Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган “аутрич”/ “БРИКС плюс” форматындагы утырышны кичә Әнкарада террорчылык һөҗүменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашучыларга рәхмәт сүзләреннән башлап җибәргән.
“Бу һөҗүм террорчылыкка каршы көрәштәге тәвәккәллегебезне көчәйтәчәк кенә”, – дигән ул.
Рәҗәп Тайип Эрдоган билгеләп үткәнчә, бүгенге дөньяда иминлек өлкәсендә, шул исәптән террорчылыкка каршы көрәш өлкәсендә, климат үзгәрүгә, азык-төлек җитмәүгә бәйле бик зур кыенлыклар чыгып тора.
“БРИКС – ә ул безгә әлеге мәсьәләләрне хәл кылудагы тырышлыкны берләштерү мөмкинлеге бирә – бу чорда аеруча әһәмиятлегә әйләнә. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң булдырылган финанс системасы үзгәрешләр таләп итә. Комплекслырак, баланслырак алымнар эшләү кирәк”, – дип билгеләп үткән ул.
Төркия Президенты әйтүенчә, күмәк акылдан файдаланып, проблемаларны хәл кылу юлларын эзләү зарури. Бу җәһәттән БРИКС дөньяда яңа, гадел тәртип урнаштыруга бәһаләп бетергесез өлеш кертә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез