Район хастаханәнең яңа бинасы, шәһәр халкына автобус һәм урып-җыюда катнашучыларга киңәш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Актаныш, Минзәлә районнарына һәм Чаллыга эш сәфәренә барды.
Актанышта Рөстәм Миңнеханов иң беренче механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Ленар Зарипов хәбәр иткәнчә, уңышны барлык мәйданның 68 процентыннан җыеп алганнар. Чыгыш – гектардан 41,3 центнер. Рөстәм Миңнеханов Актанышны тотрыклы район дип бәяләде. Ул һәр аяз көннән мөмкин кадәр файдаланып, урып-җыюны һәм чәчү эшләрен тиз арада төгәлләргә кирәклеген искәртте.
Актанышта Татарстан Рәисе янгын сүндерү – коткару бүлегенең яңа бинасында булды. Ә район үзәк хастаханәсендә кабул итү һәм диагностика бүлегенең яңа бинасы ачылды. Хастаханә 1949 елда ук төзелгән. Шуннан бирле берничә тапкыр үзгәртеп корылган. Халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын тагын да яхшырту максатыннан, 2025 елда Татарстан Рәисе карары белән хастаханәнең яңа кабул итү һәм диагностика бүлеген сафка бастырдылар.
– Республикада социаль әһәмияткә ия объектлар төзү һәм аларны капиталь ремонтлауга бәйле дистәләгән программа тормышка ашырыла. Без авыл җирлекләренә дә зур игътибар бирәбез. Актаныш районы ямьләнә, биредә яңа объектлар төзелә. Кабул итү һәм диагностика бүлегенең яңа бинасы ачылышында катнашуыма шатмын. Иң мөһиме – халыкның сәламәтлеге, – диде Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында.
2019–2024 еларда республикада дәвалау учреждениеләрен төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлауга 56 144,26 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Минзәләдә Рөстәм Миңнеханов «Камский Бекон» җәмгыятенең сөтчелек комплексында булды. Хуҗалыкта 17,2 мең баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 8,2 меңе – сыерлар. Тәүлегенә 236 тонна сөт савып алалар. Ел башыннан бирле 47,8 мең тонна сөт җитештерелгән. Киләсе ел азагына кадәр савым сыерлары санын 9,5 меңгә кадәр җиткерү бурыч тора.
Минзәләдә Татарстан Рәисе аграрийлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән дә очрашты. Районда барлык мәйданның 71 процентында урып-җыю тәмамланган. Уңыш – гектардан 45 центнер. Якын арада шикәр чөгендере алуга керешмәкчеләр. Рөстәм Миңнеханов райондагы уңышларны югары бәяләде. «Республикада барлык проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк», – дип тә өстәде.
Чаллыда яшәүчеләр исә яңа автобуслы булды. Татарстан Рәисе шәһәргә 50 яңа автобус тапшыру тантанасында катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, җәмәгать транспортын үстерү – өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
– Гамәлдәге пассажир транспорты паркы яңартуны таләп итә. Быел Чаллы автопаркын 80 яңа «НефАЗ» тулыландырачак. Шуларның 50 сен бүген тапшырабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Заманча автобусларның биредә үк җитештерелүе тагын да сөенечле. «Автогигант, бүгенге кыенлыкларга да карамастан, куелган бурычларны уңышлы үти, илнең оборона көчен һәм технологик лидерлыгын ныгытуга зур өлеш кертә. Ул үзебезнең йөк автомобильләре һәм автобуслар җитештерүдә, шулай ук электрлы һәм пилотсыз автомобильләр эшләп чыгаруны үстерүдә алдынгы предприятие булып тора», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Әлеге вакыйганың әһәмиятен дә билгеләп үттеләр. 2026 елда Чаллының 400 еллыгын һәм беренче «КамАЗ» автомобилен чыгаруга 50 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. «Бу тантана – шәһәр транспорты паркын тулыландыру гына түгел, ә шәһәрнең төп сәнәгать предприятиесеннән тарихи даталарга лаеклы бүләк тә. КАМАЗ җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә продукциянең югары сыйфатлы булуы һәм заказларны үтәүгә җаваплы караулары өчен рәхмәт белдерәм. Яңа автобуслар транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәр, дип ышанам», – диде Татарстан Рәисе.
Соңгы биш елда республика районнарына барлыгы 491 автобус тапшырылган. Быел гына да Татарстанда 121 яңа автобус юлга чыгар дип көтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез