Эш рәтен белүче яшьләр бармы?

Бәйгедә чыгыш ясаучыларның барысы да тормышта үз юлын таба. «Профессионаллар» чемпионатында катнашучылар турында остазлары әнә шулай ди. Аның төбәк этабында җиңүчеләр Татарстан данын ил күләмендә якларга әзерләнә. Эш рәтен белүче яшьләр җитәрлекме? Бу сорауны яшь белгечләрне әзерләүче остазларга бирдек.

«Авыл баласының кулы эшкә ята»

Айрат Вафин – Арча егете. Хәзерге вакытта Казан төзелеш көллиятендә студентларга плитка ябыштыру серләрен өйрәтә. Айрат үзе дә шунда укыган. Студент чакта һөнәри чемпионатта катнашып, җиңүләр яулаган егет – уку йорты өчен үзе бер табыш. Хәзер инде үзе башкаларның белемен белгеч буларак бәяли. Аның фикеренчә, плитка ябыштыру буенча яхшы белемле белгечләр җитми. Технологияләрне дә белергә кирәк, ди.

– Монда эш рәтен генә түгел, математик исәпләүләрне, сызымнарны дөрес укый белү дә мөһим. Соңгысын белмәсәң, заказ бирүченең эшен башкара алмаячаксың. Бүген плитканың да, келәйнең дә, эш коралларының да ниндие генә юк. Барысы да яңарып тора, – ди Айрат Вафин. – Студентларның осталыклары төрлечә. Шәһәр балаларына караганда, авылныкыларның кулы эшкә ятып тора. Бу инде – кечкенәдән хезмәткә өйрәнү нәтиҗәсе. Бәйгедә катнашучылар барысы да тормышта үз юлын таба. Төзелеш өлкәсендә эшләүләрен дәвам иттерәләр. Кемдер шәхси йортлар төзү буенча бизнес ача.

Быелгы чемпионатта ул әзерләгән ике егет тә беренче урынны яулаган. Кәрим Хәйруллин – көллияттә, ә Нияз Габдрахимов Казанның 101 нче мәктәбендә укый.

«Йөзенә язылган була»

Рәйхан Низамов – Арча агросәнәгать көллиятенең Балтач филиалында һөнәргә өйрәтү мастеры. Аның да студентлары сынатмый, бәйгедә ел саен уңышка ирешәләр. Студентларны ул болайрак сайлап ала икән:

– Без агрокомплекслар өчен кирәкле белгечләр әзерлибез. Иң беренче булып, техниканы ни дәрәҗәдә белүенә, һөнәргә тугрылыгына игътибар итәм. Андыйларның йөзенә үк язылган була. Беренче курс студентлары арасында «Өеңдә техникаң бармы?», «Сүтеп җыясыңмы?» – дип сораштыру үткәрәм. Эш кушып карыйм. Быел беренче курс студенты Никита Ярандаев фермерлек челтәре юнәлеше буенча төбәк этабында өченче урынны алды. Ярышта электр тартмасы җыйдылар. Электротехника, компьютерда программалаштыру, препаратларның химик исемнәре, кулланышына бәйле биремнәрне үтәргә туры килде.

Рәйхан Низамов, студентларның осталыклары җитә, дип саный. Аның әйтүенчә, ярышта катнашу өчен генә дә айлар буе тырышырга кирәк. Бәйгедән кайткач та, хаталар өстендә эш дәвам итә.

«Пөхтәлек тә кирәк»

Зөлфия Усманова Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында 20 елдан артык булачак мал табиблары әзерли. Шулай ук «Профессионаллар» бәйгесендә катнашучыларның осталыгын да бәяли. Аның шәкертләре – Минзәләдәге  3 нче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Дарья Пилецкая – икенче, техникум студенты Екатерина Андреева өченче урынны алган.

– Беренче курста дәрестә һәркайсын күзәтәбез. Аннан икенче елга чемпионатта катнашырга тәкъдим итәбез. Кайберләре бик дулкынлана. Шуңа күрә үз-үзенә ышанган, курыкмый торган, эшне пөхтә башкарганнарны сайлыйбыз. Юниор төркемендә чыгыш ясаучыларны мәктәпләр белән сөйләшеп барлыйбыз. Аларны да өйрәтәбез, – ди Зөлфия Усманова. – Быел бәйге биремнәре арасында авыл хуҗалыгы продукциясенә ветеринар-санитар экспертиза уздыру, микробиология, хирургиягә кагылышлылары бар иде.

Эшкә урнашу турында да кызыксындык. Яшьләр арасында әти-әнисе кушкан өчен генә дә, үз теләге белән килүчеләр дә бар. Быел әлеге техникум 21 мал табибы әзерләп чыгарачак. Гадәттә аларның 70 проценты үз белгечлеге буенча эшкә урнаша икән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре